AAA

Дөнья чемпионаты медальләре – «академия укучыларында»!

08.03.2020 в 09:47
Дөнья чемпионаты медальләре – «академия укучыларында»!

Дөнья чемпионатының соңгы көнендә Германиядә җыелма Россия командасы  4х5 километр катнаш эстафетада көмеш медаль яулады. Безнең команда составында призер булып Идел буе академиясенең өч студенты калды.

Җиңүчеләрдән 26.7 секунд калышу белән икенче нәтиҗәне Христина Мацокина, Сергей Ардашев, Денис Филимонов күрсәтте. Алар белән бергә көмеш медалне Нина Дуботолкина яулады.

Әйтергә кирәк, алдагы көнне генә Сергей Ардашев классик стиль белән 15-километр ярышта һәм 30-километр дистанциядә ирекле стиль белән икенче булды. Нәтиҗәдә, «академия» командасы хисабында барлыгы өч медаль.