AAA

Идел буе академиясендә уку-укыту эшләре читтән торып җайга салына

03.04.2020 в 18:13
Идел буе академиясендә уку-укыту эшләре читтән торып җайга салына

6 нчы апрельдән Идел буе спорт академиясендә уку процессы дәвам ителәчәк. Коронавирус инфекциясен булдырмау максатыннан, дистанцион режимда эшләү актуаль булып кала, ә Татарстанда һәм башка регионнарда үзизоляция саклана.

Үзизоляция режимы Россия президенты Владимир Путинның указы нигезендә Россия Федерация территориясендә 4 - 30 апрельгә кадәр озынайтылды. Әлеге фәрманны башкару максатыннан, фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков «уку-укыту эшчәнлеген электрон һәм дистанцион технологияләр ярдәмендә тормышка ашыруны тәэмин итәргә кушты».

Шуның нәтиҗәсендә, 6 нчы апрелдән Идел буе академиясе укытучылары ДО системасы буенча көндәлек расписание буенча лекцияләрне алып баруны дәвам итә. Информацион технологияләр белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Владимир Суетин билгеләп узганча, укытучылар читтән торып булса да электрон журналларга керә ала.