AAA

Спорт, син менеджмент! Перспективалар турында фикер алышыйк

01.06.2020 в 16:15

2 нче июньдә Идел буе академиясендә 6 нчы Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция «Спорт менеджменты, рекреация һәм спорт-сәламәтләндерү мәсьәләләре һәм инновацияләр» узачак.

Конференция онлайн форматта академия мәйданында 200 дән артык катнашучыны җыя. Пленар утырыштан соң  өч виртуаль секция узачак. Аның һәрберсендә 20 фәнни доклад тыңланачак.

Пленар утырышта конференциядә сәламләү сүзе белән РФ спорт Министрлыгы мәгариф департаменты директоры Алексей Обвинцев һәм Идел буе академияе ректоры Йосып Якубов чыгыш ясый. Донбасс юридик академиясенең физик тәрбия кафедрасы профессоры Наталья Фалькова Донецк Халык Республикасындагы физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә оештыру-хокукый аспект турында чыгыш ясаячак. Россия регионнарында икътисади үсеш турында Татарстан спорт министрлыгының халыкара эшчәнлек һәм информацион-аналитик тәэмин итү бүлеге начальнигы Марсель Мифтахов сөйләячәк. Студентлар киберспорты темасы Идел буе академиясе укытучысы Ярослав Гиряков темасы булса, вуз магистранты Адилә Тазутдинова «Академия» туристик клубын булдыру һәм аның белән идарә итү тәҗрибәсе турында сөйләячәк.

Физик тәрбия-спорт оешмаларының икътисади эффективлыгы, спортсмен карьерасы белән идарә итү, хоккей федерациясе мисалында спорт федерацияләре белән идарә итү механизмнары, профессиональ футбол клубы булдыру - конференция докладларының темасы булып тора.

Конференциянең пленар утырыш трансляциясен карарга була: https://www.youtube.com/channel/UCpB4E_WcGm48Lb8efYEdqWw/live