AAA

Россиянең волейбол тренерлары Идел буе академиясендә белем ала

05.06.2020 в 13:52
Россиянең волейбол тренерлары Идел буе академиясендә белем ала

Идел буе академиясенең өстәмә белем бирү үзәгендә волейбол тренерларын Россия һәм Татарстан волейбол Федерациясе специалистлары белән берлектә РСФСР һәм Россиянең атказанган тренеры Владимир Бабакин җитәкчелегендә квалификацияне күтәрү курслары узачак. Әлеге курсларны тормышка ашыруда авторитет хезмәткәрләр, волейбол клубы «Зенит» специалистлары, академия хезмәткәрләре һәм укытучылары катнаша.

Курслар программасы спорт мәктәпләре, олимпия резервы училищесы, яшьләр һәм Югары Б Лигасы командасының профессиональ дәрәҗәсен күәрүгә юнәлдерелгән. Дистанцион форматта булса да, курсларга Россиянең 21 регионыннан 60 специалист җыелган. Әлеге программа нигезендә лекцион һәм практик дәресләр уза, видеоматериаллар файдаланыла.

Өч атна дәвамында тренерлар спортсмен-юниорларны хәзерләү курсларын узачак. Курслар 20 нче июньдә аттестация белән тәмамлана, соңыннан исә тыңлаучылар имтихан тапшырып квалификация узу буенча таныклык алачак. «Бу исә заманча волейболның алдынгы тәҗрибәсе, - дип сөйли курс турында  Владимир Бабакин. – Аналоглар Россиядә әлеге курсларга юк”.

Владимир Бабакинның икенче курсы Идел буе академиясендә өстәмә белем бирү базасында булдырылган. Әлеге курс волейбол уенчылары өчен спорт юнәлешендә укытыла һәм май ае азагында төгәлләнә.