AAA

Халыкара фәнни конгресс оештыру комитеты гаризаларны кабул итүне тәмамлады

07.04.2020 в 18:13
Халыкара фәнни конгресс оештыру комитеты гаризаларны кабул итүне тәмамлады

Казанда 2020 нче елның 10-13 нче июнендә XXIV Халыкара фәнни конгресс «Олимпия спорты һәм бар кешеләр өчен спорт» чарасы катнашучыларын теркәү тәмамланды.

Конгрессны оештыручы – Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, 2013 нче елдан Халыкара спорт университетлары ассоциациясе вәкиле булып тора.

Пандемия аркасында бүгенге көндә конгрессны күчерү оештыру комитеты  председателе, Россиянең спорт министры Олег Матыцин тарафыннан расланды. Идел буе академиясенең фәнни һәм халыкара эшчәнлек проректоры, профессор Фирүзә Зотова сөйләвенчә, конгресс нинди генә срокта уздырылмасын, аның көн тәртибе спорт һәм фәнни җәмгыять өчен кызыклы. 16 илнең 150 вәкиле фәнни форумга гариза биргән, 6 илнең вәкиле «Фән һәм спорт: заманча тенденцияләр» махсус чыгарылышка мәкалә биргән.

Идел буе академиясендә узачак конгресс бик күп чит ил вәкилләрен, шул исәптән Япония, Ямайка, Монголия, Польша, Румыния, Казахстанны кызыксындырган. Төп кызыксындырган темалар спортта хәзерлек, массакүләм спорт һәм әйләнә-тирә (экология белән бутамаска).

Спикерлар арасында авторитет гыйлем ияләре дә бар. Владимир Платонов докладыннан тыш, әлеге чарага швед кышкы спорт төрләрен тикшерү үзәге җитәкчесе Ханс-Кристер Холмберг, профессор һәм Кельн физик хәзерлек һәм спорт информатикасы институты, «Чыгышлар анализы/уеннар» халыкара программаны төзүче Дэниэл Меммерт бар. Үзенең доклады белән  конгресста югары класс спортсменнары, Россиянең милли командаларын фәнни-методик тәэмин итү буенча программалар авторы, педагогика фәннәре докторы, профессор Евгений Мякинченко чыгыш ясый. Идел буе академиясе ректоры, сәясәт фәннәре докторы Йосып Якубов сәяси, оештыру-идарә итү һәм икътисади факторларның массакүләм спортка тәэсире, физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә дәүләт һәм өлкәара сәясәт турында чыгыш ясаячак.