AAA

Идел буе академиясе читтән торып укучыларның сессиясен он-лайн системада уздыра

24.04.2020 в 08:47
Идел буе академиясе читтән торып укучыларның сессиясен он-лайн системада уздыра

Идел буе спорт академиясендә читтән торып уку өченче курс студентларының имтиханнары онлайн формада башланды.

17 нче мартта студентлар Казанга Россиянең төрле почмакларыннан җыелса, икенче көнне үк хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән карар буенча кире өйләренә таралырга туры килде.  

Вузның имтихан онлайн-сессиясендә 107 студент катнаша, алар физик тәрбия юнәлеше (физик тәрбия һәм спорт менеджменты профильләре) һәм адаптив физик тәрбия буенча белем алалар. Факультетның уку-укыту эшләре буенча декан урынбасары Ольга Александрова сөйләвенчә, имтиханнарны кабул итү өчен студентларны ДО системасы аша тикшерәләр, конференция форматында имтихан кабул итү өчен төрле мессенджерлар кулланалар.

Факультетның декан вазыйфаларын башкаручы Олег Соломахин билгеләвенчә, академия дистанцион укыту системасына күчәргә әзер иде.  

-  Безнең бөтен формат эшләргә бәя бирү өчен дистанцион система булдырылган. Программаларында спорт дисциплиналары булган икенче курс студентларына авыррак. Баскетбол тубын билгеле бер ераклыктан корзинага атуны күзәтү дистанцион рәвештә бәяләү авыр. Шунлыктан практик дисциплиналарны икенче сессиягә күчерделәр. Хәзерге вакытта оф-лайн рәвештә рәсми кәгазьләр кабул ителсә, карантиннан соң нәтиҗәләр нигезендә тере гаризаларны деканатта куярга була.

Чыгарылыш курсларның да имтиханнар бирүе әлегә чишелмәгән. Вузлар  дәүләт имтиханнарыннан баш тартып, чыгарылыш квалификацион эшләрне яклый ала. Тулаем нәтиҗә 30 нчы апрельдән соң ясала. Дәүләт имтиханнары да дистанцион уздырылачак. Расписание инде төзелгән.

- Чыгарылыш квалификацион эшләр белән проблемалар булмаячак, - дип сөйли Соломахин. – Студент үзенең эшен имтихан  комиссиясе вәкилләренә алдан тикшерү өчен җибәрә.

Имтиханнарны дистанцион рәвештә кабул итү тәҗрибәсе факультетка үз   форматын булдырырга ярдәм итә. Үз чиратында эшләүче студентларның да тормышын җиңеләйтә.