AAA

Укытучы-геймер үзенең подкастында белемнәре белән бүлеште

19.05.2020 в 10:13
 Укытучы-геймер үзенең подкастында белемнәре белән бүлеште

Укытучы-спортменеджер Ярослав Гиряков үзенең студентларына аерым төр форма дәресләр уздыра. Ул дәресләрне стрим-лекция форматында фәнни-методик эшчәнлек нигезендә алып бара. Әлеге форма студентлар өчен курс һәм чыгарылыш эшләрен яклауда ярдәмлек булып тора.  

Идел буе академиясендә Ярослав Владимирович беренче ел укыта. Иркутскта туып үскән, Мәскәүдән Казанга күченгән, Россия дәүләт физик тәрбия, спорт, университеты компьютер спорты теория һәм методика кафедрасында эшләгән. Гиряков – Мәскәү киберспорты лигасы кысаларында  студентлар турниры оештыручы геймер. Онлайн-лекцияләр уздыру өчен һәм видео дәресләр, материалны яздыру өчен махсус программа куллана.

- Мин университетны спорт менеджеры буларак тәмамладым, компьютер менеджменты теория һәм методикасын укыттым. Киберспорт минем өчен күбрәк хобби. 6 яшьтән бирле уйныйм, яшь һәм үсеп килүче тармакта эшләргә хыялландым.

Ярослав өчен киберспорт хобби булса, ә укыту – исем.

- Миңа студентлар белән эшләү бик ошый. Өченче курста укыган вакытта ук минем шундый хыялым бар иде.

- Әлбәттә, дистанцион укыту аудиторияләрдә укытуны алмаштырмый. Хәзер мин подкаст өстендә эшлим. Студентлар белән кызыклы темапларга дәрес алып барабыз: маркетинг, менеджмент, киберспорт. Спорт һәм социаль психологияне мин фәнни яктан кызыксынып өйрәнәм. 

Подкастлар түбәндәге инстаграм Каналында бара: https://www.instagram.com/whojaqen