AAA

23.07.2020 в 14:31

Бүген Идел буе спорт академиясенә магистратура программасы буенча укырга документлар кабул итү төгәлләнде. 5 нче августта бакалавриат буенча кабул итүгә гариза кабул итү төгәлләнә.

6 нчы августта кабул итү имтиханнары онлайн режимда үтә. Әлеге эш өчн физик тәрбия теория һәм тарихы нигезендә теоретик тестлар эшләнгән. Теоретик яктан күнекмәләр алырга теләүчеләр академиянең электрон библиотека ресурсларыннан файдалана ала. Сүз электрон китапханә  «Юрайт һәм электрон китапханә системасы «Лань» турында сүз бара. Әлее ресурстан файдалану өчен абитуриентка китапханә системасында түбәндәге сылтама буенча теркәлергә:https://www.sportacadem.ru/obrazovanie/studentu/el_resource/

Китапханә мөдире Юлия Зубкова кабул итү имтиханнары вакытында китапханә системасының кайбер үзенчәлекләренә игътибар итәргә кушты:

- «Лань» электрон китапханә системасында 30 нчы сентябрдә дәреслекләргә турыдан туры чыгып булачак,шул исәптән гуманитар профиль һәм физик тәрбия, спорт дәреслекләренә дә. Моннан тыш, «Электрон ресурслар» битендә тестлар белән дә эшләп була. Туры килә торган логин һәм паролләр һәрбер сылтама астында күрсәтелгән. Плюс әлеге елдан периодик басманы электрон яктан карап була. Өстәп әйтергә кирәк, бүген безнең укытучыларның үз контентлары төзелде һәм Россия физик тәрбия вузлары белән килешү төзелә. Сентябрьдән П.Ф. Лесгафт исемендәге университет белән системаларда дәреслекләрне терки башлаячакбыз.  

Моннан тыш, Зубкова сөйләвенчә, ЭКС «Лань» махсус сервис белән түләүсез мобиль приложение булдырды: сайт навигациясе меню буенча аваз синтезаторы ясалды.