AAA

16.07.2020 в 18:33

Июнь аенда Казанда Идел буе академиясе базасында XXIV Халыкара фәнни конгресс «Олимпия спорты һәм спорт барыбыз өчен» 20 ил катнашында узарга тиеш иде. Бөтендөня коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, әлеге зур вакыйга булмый калды. Академиянең фәнни эшләр һәм халыкара эшчәнлек проректоры, профессор Фирүзә Зотова әлеге формга хәзерлекнең уңай якларын да атады:

- Беренчедән, әйтергә кирәк, без 280 фәнни доклад кергән 700-битлек тезислар җыентыгын чыгардык. Электрон рәвештә җыентык академия сайтында урнаштырылган  (https://www.sportacadem.ru/files/2020/sport_norma_zhizni/olimpijskij_sport_i_sport_dlya_vseh_kazan_2020.pdf) Иң кызыклы, фәнни яңалыкка ия булган 17 мәкалә фәнни-теоретик журнал «Фән һәм спорт: заманча тенденцияләр» басыла (https://www.sportacadem.ru/nauka/nauchno-teoriticheskiy_zhurnal_nauka_i_sport_sovremennye_tendentsii/)

Форумның уздырылмавы бик кызганыч. Безгә бик күп илләрдән галимнәр килергә тиеш иде. Мәсәлән, Ямайка – бөек спринтерлар иле – җиңел атлетика турында тикшерүләр көтә идек. АКШ, Япония, Нигерия илләре вузлары … Австралия һәм Антарктида континентларыннан тыш бары да Казанга килергә тиешләр иде! Бөек галимнәр: украинлы Владимир Платонов, швед Ханс-Кристер Холмберг, немец Дэниэл Меммерт, россияле Евгений Мякинченко… Конгресс фәнни программа ягыннан гына түгел, аралашу, тәҗрибә белән алмашыну ягыннан әһәмиятле.

Һәрбер вуз Казанга килү өчен үз делегациясен булдырган иде. Спикерларга килгәндә, Америкадан Джеймс Скинер Фулбрайт программасы белән бер атналык визит белән бездә булачак. Педагогика фәннәре докторы Евгений Мякинченко белән без аспирантлар өчен 3 сәгатлек видеоконференция уздырдык. Киләчәктә господин Холмбергбелән кызыклы фәнни проект ясау күздә тотыла.

Вакыт узу белән эшнең нәтиҗәсе спорт оешмасы төзүгә. Бердәм фәнни-тикшеренү лабораторияләре булдыруга йогынты ясар. Идел буе академиясендә әлеге әһәмиятле вакыйганы уздыру Халыкара  спорт университетлары ассоциациясе тарафыннан вузга югары ышаныч булуын раслый. 2020 нче елда Казанда конгресс уздырылмаса да,  әлеге чараның потенциаль катнашучылары белән күрешкән кебек булды…