AAA

08.09.2020 в 17:56

1 - 6 нчы сентябрьдә Идел буе академиясенең Ишкәк ишү спорты бинасында байдарка һәм каноэда ишкәк ишү буенча Россия һәм Бөтенрәсәй ярышлары узды. Стартта РФнең 32 субъектыннан 400 спортсмен катнашты.

Ярышларның программасына олимпия һәм олимпия дисциплиналары булмаган ярышлар керә. Нәтиҗә буенча спортсмен һәм җыелма командаларның регионнар буенча рейтингы төзелде.

Чемпионатта катнашучылар ярышларны оештыруга югары бәя бирделәр:

- Ишкәк ишү спорты буенча гаҗәеп бина халыкара ярышларны алып бару өчен дә бик мөһим», - дип билгеләде ярышларның төп хөкемдары Владимир Дубовский.

Җыелма регионнар составында Идел буе академиясеннән 6 студент һәм бер чыгарылыш укучысы чыгыш ясый. Аланың исәбендә турнир нәтиҗәләре буенча өч медаль. Магистрант Людмила Одинцова 1000 метр дистанциядә байдаркада ишкәк ишү буенча икенче урын алды. 4-нче курс студенты каноист Данила Карпов 200-метровкада өченче килде. Янә көмеш медальне  каноист Рәсүл Ишмухамедов 32-километр марафонда яулады.