AAA

10.09.2020 в 20:11

Бүген Россиянең спорт министры Олег Матыцин Казанга эш сәфәре кысаларында ТР спорт министры Владимир Леонов белән бергә Идел буе спорт һәм туризм академиясендә булды. Олег Матыцин үзе шәхсән Казанда студентлар уеннары Концепциясен булдыруда катнашты.  

«Мин Универсиада мирасы саклануга шат, ул әле хаман үсештә. Казан Рәсәйнең спорт башкаласы исемен йөртүгә лаек. Спортны үстерү һәм югары квалификацияле спортсменнар тәрбияләүдә зур тырышлык куйган академия хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә», - дип сөйли Олег Матыцин.

РФнең спорт министры вузның ун ел эчендә ирешкән уңышлары белән танышты. Академия җитәкчелеге һәм укытучылар магистратурада яңа уку юнәлеше, тренерларны функциональ диагностика узу, шулай ук медицина-биологик цикллар дисциплиналарын яңача форматта укыту турында сөйләделәр. Бүгенге кеөндә Идел буе академиясе базасында сәламәтлегендә тайпылышлар булган кешеләр белән хезмәткәрләр шөгыльләнә.

Соңыннан Россиянең спорт министры Универсиада музеенда булды, академиянең 14 студентлар командасы белән танышты. Алар исә сентябрь азагында Екатеринбургта узачак Бөтенрәсәй җәйге универсиадада катнашачак.

Олег Матыцин Татарстан Республикасының спорт җәмәгатьчелеге белән академиянең Гыйльми советы залында очрашу уздырды, соңыннан ишкәк ишү федераль спорт-күнекмәләр үзәгенә юнәлде. Монда исә Олег Матыцин Россиянең җыелма спорт командасы белән ишкәк ишү каналында очрашу уздырды.  

Әлеге бинада исә министрга спортта сәламәтләндерү медицинасы бүлегенең мөмкинчелекләрен күрсәттеләр. Әлеге тармакның төп максаты төрле яшьтәге студетлар-спортсмеенарны өйрәнү, алар белән эшләү. Комплекстагы заманча җиһаз һәм төрле сәламәтләндерү методика һәм процедуралары спорт табибларына тренерлар белән берлектә спортсменнарны өйрәнү һәм аларны медицина күзәтүе астында тотарга мөмкинчелек бирә. Моннан тыш сәламәтләндерү медицинасының эшчәнлеге студентлар, аспирант һәм укытучыларның белем бирү һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә чагылыш табачак.

Россиянең спорт министры бүгенге көндә Татарстан Республикасы белән төзелгән мөнәсәбәтләр массакүләм һәм профессиональ спорт үсешенә зур йогынты ясавына басым ясады.

ТР спорт Министрлыгы пресс-хезмәте материаллары буенча