AAA

30.07.2020 в 17:55

Россиянең махсус Олимпиада командасы дирекциясе генераль директоры Егор Лебедев Идел буе академиясендә булып китте. Әлеге сәфәрнең максаты шәһәр инфраструктуасы белән танышу, 2022 нче елның гыйнвар аенда Бөтендөнья кышкы уеннар Махсус олимпиада-2022 узачак.

Үзенең күргәннәрдән хис-кичерешләре белән Егор Лебедев бүлеште:

- Без Олимпиада уздыру өчен билгеләнгән спорт корылмаларын карадык. Вакыт күп калмады. Хәзерлекне башлау кирәк. Алда исә зур эшләр көтә: Махсус Олимпиада спорт һәм спорт булмаган чараларны үз эченә ала. Бу исә  «Сәламәт атлет», әлеге чара кысаларында спортсменнар медицина күзәтүе уза, гаилә программасы һәм башкалар. Әлеге чараның төп принцибы – катнашучылар һәм тамашачылар өчен бәйрәм шикелле булырга тиеш. 2022 нче елда без Казанда 11 мең кунакны көтәбез. Бу исә 2 мең спортсмен һәм меңләгән тренер, 3 меңләп абруйлы кунак, ике меңләп атлетның әти-әнисе, волонтерлар, җанатарлар…

Олимпиаданы хәзерләү һәм оештыруда академиянең роле зур булачак:

- Әлеге чараны уздыруда академиягә зур эш йөкләнгән. Монда исә яхшы команда, хәрәкәт философиясе булу кирәк. Академиянең яхшы спорт инфраструктупасына ия булуы да мөхим. Берсүзсез сезнең студентларның ярдәменә дә без таянабыз.

Әйтергәк кирәк, Рәсәйнең махсус олимпиадасы  Татарстан бүлеге президенты булып Идел буе академиясенең административ эшләр һәм  социаль үсеш проректоры Илшат Файзуллин, әлеге эшчәнлектә аңа башкарма директор вазыйфасын адаптив физик тәрбия һәм тормыш куркынычсызлыгы кафедрасы җитәкчесе Лариса Парфенова алып бара. Кафедрада эш буенча белгечләр хәзерлиләр, шул исәптән интеллектуаль үсеш өстенлекләре күзәтелгән балалар белән эшлиләр.