AAA

30.07.2020 в 17:55

Россиянең Олимпия комитеты физик тәрбия вузларының  стипендиясен 23 студент һәм аспирант 2020-2021 уку елында алып укыячак. Стипендиатлар исемлегендә  Анастасия Горшенина белән Мария Седунова.

Әлеге стипендия уку йортларының Гыйлми советы тарафыннан студентларга фәнни һәм уку казанышлары өчен бирелә.

Икенче курс студенты магистранты Анастасия Горшенина фән белән икенче курстан мавыга, күп төр конференцияләрдә актив катнпшып килә. Анастасия Олимпия фәнни сессиянең төбәкара этабында катнашып, Бөтенрәсәй турына чыкты. Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясап,  топ-10 финалистлар рәтенә керде.

Фәнни эшне Анастасия физик тәрбия һәм спорт теория һәм методика кафедрасында эшләп, төрле фәнни чараларда катнашып алып бара. Горшенина һәр ел уздырылып бара торган «Олимпизм белгечләре» конкурсын оештырырга ярдәм итә.

Моннан тыш, әлеге конкурсның сорауларының икенче авторы Мария Седунова, бил көрәше буенча спорт мастерына кандидат, дөнья чемпионатының «бронза» призеры, шулай ук академиядә укыта. Мариянең 11 фәнни эше, шул исәптән 4 ВАК мәкаләсе фәнни конференцияләр мәкаләләр басмасында чыккан.  

Ул волейбол командасы составында һәр елны республика вузлар Спартакиадасында катнаша.