AAA

29.07.2020 в 17:55

24 нче июльдән Идел буе спорт академиясендә кабул итү имтиханары башланды, быел алар онлайн режимында уза. Имтиханнарны уздыру өчен вуз автоматизацияле прокторинг системасын куллана (онлайн-имтихан яки тест узуда контроль процедурасы).

Информацион технологияләр белән идарә итү начальнигы Владимир Суетин сөйләвенчә, нәтиҗә вердикт булачак. Программа абитуриентларны 14 параметр буенча тикшерә. Тест вакытындагы шикле гамәлләр, сөйләшүләр, чит кешенең булуы программа тарафыннан кабул ителеп анализлана.

Владимир Суетин билгеләвенчә, һәр вуз әлеге онлайн-эпохада кабул итү имтиханнарын кабул итүгә үзенчә карый. Кайдадыр тулысынча әлеге программа белән эшлиләр. "Ышанычка керү өчен", абитуриент билгеле бар формаль таләпләрне үтәргә тиеш.

Беренчеләрдән булып кабул итү имтиханнарына магистратурага укырга керүчеләр килде. Узган ел белән чагыштырган да алар быел күбрәк: 350 - 313. Барлыгы академиядә 13 (шуларның 3се читтән торып) магистер программалары бар. Магистратурага укырга керү 30 нчы июль, ә 6 нчы  августта бакалавриатка кабул итү имтиханнары башлана.