AAA

07.08.2020 в 20:28

Рәсәй физик тәрбия көнен билгеләп уза! Соңгы елларда әлеге бәйрәм яхшы төсмер ала. Идел буе академиясе хезмәткәрләре физик тәрбия өлкәсендә зур хезмәт куялар. Моның турында ни дип уйлыйлар?

Медицина-биология фәннәре кафедрасы җитәкчесе Андрей Назаренко:

- Профессиональ спортсмен бер спорт төре белән шөгыльләнә, максималь нәтиҗә алырга тели. Мин йөзү, бадминтон, хоккей, баскетбол белән шөгыльләнәм… Минем максат максимумга бару түгел, ә бөтен яклап үсү. Бу исә баш миенә дә йогынты ясый. Хәрәкәт күнегүләре башкарып, сәламәтлек һәм гармонияне билгеле бер дәрәҗәдә тотам. Тормыштан рәхәтлек алам. Мин фәнни эш белән шөгыльләнүче галим буларак, тарту, алкоголь куллануга каршы, без болардан тыелырга, тормышны яратырга тиеш.

Спорт факультетының тәрбия эшләре буенча декан урынбасары Антон Занин:

- Кешелекнең яшәү дәверендә кешенең тормышы авыр физик хезмәт белән бәйле булган. Физик тщрбия физик формада булырга булыша.  Һәрбер кеше дә үзен яхшы тотарга тырыша. Яңа спорт төре белән шөгыльләнү яңа хәрәкәт күнекмәләре булдыруга китерә. Минем өчен спорт яшлекне озайту чарасы да. Күнекмәләрңән соң эйфория кичерәсең. Моннан тыш, спорт бар кешене дә берләштерә. Физик тәрбия белән шөгыльләнү башка кешеләр белән аралашу, яңа танышулар да. Бассейн, йөгерү келәме, хоккей, футбол һәм волейбол мәйданнарында бизнесменнар, сәясәтчеләр, табиблар һәм артистлар очраша… Аларны бер тема – сәламәтлек һәм физик форма берләштерә!

Читтән торып уку бүлеге деканы Олег Соломахин:

- Физкультура белән шөгыльләнүче – бу гаеп түгел! Минем өчен ул яшәү рәвеше, аннан башка тормышны күз алдына китермим. Минем өчен тренер буларак спорт – максатка ирешү. Күп кеше спорт белән буыннарын  тонуста тотар өчен һәм аралашу өчен шөгыльләнә. Физик күнекмәләр алу авыр хезмәт көненнән соң бик яхшы дәва. Спорт тормыш рәвешенә, күзаллауга тәэсир итә. Спорт формалаштырмый, ә характерны чыныктыра. Кызлар да көчле һәм матурларны ярата бит. Һәм бу факт!

Футбол һәм хоккей теория һәм методикасы кафедрасы җитәкчесе Валерий Поканинов:

- Физик тәрбия – бу тормыш стиле, философия һәм позитивта яшәүче билгеле кешеләр кастасы.  Мин дә шундыйлардан! Физик тәрбияне сөючеләр – алар альтруистлар, яхшы һәм ачык күңелле кешеләр, авырлыкдарны җиңү юлын беләләр.