AAA

03.07.2020 в 16:51

Идел буе академиясенең Гыйлми совет вәкилләре пандемиядән соң бу соңгы уку елында утырышка җыелды.

Идел буе академиясенең ректоры Йосып Якубов академия вәкилләрен бүләкләде. Хуҗалык эшләре буенча проректор Ринат Хуснутдинов 45-нче дөня чемпионаты WorldSkills үткәрү уңаеннан Татарстан Республикасы президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президентының физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә Рәхмәт хаты циклик спорт төрләре теория һәм методика кафедрасы укытучысы Леонид Савосинга бирелде. 60 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасының министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән теннис һәм бадминтон теория һәм методика кафедрасы укытучысы Альфред Шафигуллин бүләкләнде. Татарстан Республикасының спорт министры рәхмәт хаты белән физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә әйдәп баручы бухгалтер Любовь Тимериева бүләкләнде.