AAA

Һөнәри квалификация – бу безгә!

11.02.2020 в 00:00
Һөнәри квалификация – бу безгә!

24 нче февральдә Идел буе академиясенең өстәмә белем бирү үзәгендә физик тәрбия һәм спорт өлкәсе белгечләре өчен курслар старт ала. Бүгенге көндә һөнәри хәзерлек үтү һәм квалификацияне үстерү өстендә биш программа эшли: «Физик тәрбия педагогы», «Сайлап алынган спорт төре буенча тренер», «Спорт массажы», «Спорт психологы» һәм «Сәламәтләндерү, спорт, дәвалау массажы».

272 сәгатькә исәпләнгән курсларны узганнан соң тыңлаучылар аккредитациягә ия булган Югары белем бирү учреждениясеннән лицензияле дипломнар ала. Әлеге документ дәүләт, оештыру-хокукый формадагы оешмаларда хезмәт куярга мөмкинлек бирә.

«Физик тәрбия педагогы» программасы буенча чыгарылыш тыңлаучылары мәктәпкәчә, урта белем бирү оешмаларында физик тәрбия укытучылары булып эшли.

«Сайлап алынган спорт төре буенча тренер» программасы буенча белгечләр  фитнес-индустриядә, тренер, спортсменнар вазыйфасын башкара…  

«Спорт массажы» курсы спорт өлкәсендә медицина белеме булмаган очракта да  спортта массажистлар булып эшләргә теләүчеләр өчен юнәлгән… «Сәламәтләндерү, спорт, дәвалау массажы» программасы буенча (108 сәгат) теоретик белемне һәм гаммәли күнекмәләрне үстереп була.

«Спорт психологы» программасы психологик, педагогик, медицина белгечлегенә ия булган хезмәткәрләр, югары казанышлар спорты, массакүләм спорт һәм физик активлык буенча практика алып баручылар өчен юнәлтелгән…

Тулысынча: https://cdo.sportacadem.ru/?path=cdo/