Магистрант Никита Шлейхер суга сикерү буенча Беларусиянең Ачык Кубогында 3 алтын медаль яулады

18.04.2022 в (13:07)
Магистрант Никита Шлейхер суга сикерү буенча Беларусиянең Ачык Кубогында 3 алтын медаль яулады

11-16 нчы апрельдә Минскида суга сикерү буенча Беларусиянең Ачык Кубогы узды. Россиянең иң яхшы суга сикерүчеләре ярышларда катнаштылар һәм бер метрлы һәм өч метрлы трамплиннан, шулай ук каланчадан һәм синхрон сикерүләрдә иң яхшыларын ачыкладылар.

Өч метрлы трамплиннан сикерү буенча Идел буе спорт һәм туризм университеты магистранты Никита Шлейхер тагын бер россияле Илья Молчанов һәм белорус Владислав Сонинны узып, иң яхшысы булды.

Шулай ук Никита Евгений Кузнецов белән бергә өч метрдан синхрон сикерүдә һәм Юлия Тимошинина белән бергә команда ярышларында алтын медаль яулады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, турнир нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы гомумкоманда зачетында беренче урынны яулады.

ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте