Россия синхрон йөзү федерациясе Вице-президенты: берничә айдан бирегә күп илләрдән спортчылар киләчәк

19.04.2022 в (20:59)
Россия синхрон йөзү федерациясе Вице-президенты: берничә айдан бирегә күп илләрдән спортчылар киләчәк

Бүген Идел буе университеты объектларының берсендә - Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты башланды. Бу спорт вакыйгасы Татарстан башкаласы өчен традициягә әйләнде, чөнки быел ярышлар җиденче тапкыр уза.

Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Дәүләт Думасы депутаты, Россия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Ольга Павлова чыгыш ясады. Ул катнашучыларга мөмкин кадәр күбрәк үз мөмкинлекләрен күрсәтүләрен теләде, чөнки тиздән спортчылар янә дөнья аренасында ил данын яклаячак». Сез искиткеч нәтиҗәләр күрсәтерсез һәм мин берничә айдан соң бирегә югары дәрәҗәдәге мәйданда Халыкара ярышлар уздыру өчен күп илләрдән спортчылар килер дип ышанам", - диде Ольга Павлова.

Аннан соң кунакларны һәм ярышларда катнашучыларны сәламләргә Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев чыкты. Ул ярышларны оештыручыларга җайга салынган эшләре һәм чемпионатны иң югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. "Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын җиденче тапкыр кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә. Бу, әлбәттә, министрлык, Татарстанның синхрон йөзү федерациясе һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты казанышы», - дип билгеләп үтте ул.

Россия синхрон йөзү федерациясенең беренче вице-президенты Ольга Брусникина шулай ук республика Хөкүмәтенә ярышларны яхшы оештырганнары һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.

Катнаш программада тантаналы ачылудан соң ук Татарстан җыелма командасы чыгыш ясады. Чемпионат 22 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Россиянең 11 субъектыннан 300 спортчы, шулай ук Россия җыелма командалары (төп һәм юниорлар составы) һәм Белоруссия җыелма командалары катнашачак. Чемпионатның өч көнлек программасы техник һәм ирекле программаларда (соло, дуэт, катнаш дуэт, төркем), катнаш һәм акробатик төркемнәрдәге ярышларны үз эченә ала.