AAA

Who is mr.Yakubov?

14.04.2020 в 17:37
Who is mr.Yakubov?

Йосып Диганшеевич Якубов – һөнәри тәҗрибәгә ия булган шәхес. Педагогика, җитештерү, яшьләр сәясәте, спорт, фән, сәясәт – Идел буе академиясе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры биографиясенең казанышлары.

Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, педагогик эшчәнлек белән туган авылында шөгыльләнә. Армия хезмәтеннән соң Яр-Чаллы ремонт-инструменталь КамАЗ заводында эшли. Иң элек заводның комсомол оешмасында, шуннан соң Яр Чаллының ВЛКСМ шәһәр комитеты беренче секретаре була.

9 ел дәвамында ул автоградта вице-мэр булып масштаб проектлар башкара,  90-нчы еллар яшьләр сәясәте өчен бер күтәрелеш кенә түгел, бөтен ил өчен дә актуаль була. Якубов тарафыннан «Правопорядок» фонды төзелә, яшь гаиләләр өчен тораклар төзү программасы старт ала, 10 ел дәвамында республикада эффектив булып бара, шәһәрдә яшүсмерләр клубы, спорт биналары, район яшьләр үзәкләре Чаллы кешеләре өчен зур популярлык казана.  

Йосып Диганшеевич 1999 нчы елда Татарстан Республикасының халык депутаты булып санала һәм 2000-2004 нче елларда Татарстан Республикасының Дәүләт Советында эшли. Аның авторлыгына Татарстан Республикасының информатизация буенча законопроект, бу исә дәүләт регионы цифровизациясенә старт бирә.

2004 нче елның мартыннан 2010 нчы елның июненә кадәр Йосып Якубов Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрыгның беренче урынбасары булып тора. Бу периодта югары технологик спорт объектлары эксплуатациягә бирелде. Ю.Д.Якубов тарафыннан Татарстан спортсменнарын 2008 нче ел Олимпия уеннарына хәзерләү программасы булдырырылды, шул исәптән авылда массакүләм үстерүдә республика  программалары тормышка ашырылды. Юсуп Якубов республика ягыннан 2013 нче елда XXVII Бөтендөнья студент уеннары мирасы Концепциясен булдырды.

2010 нчы елның июль аеннан Ю.Д. Якубов Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең ректор вазыйфаларын башкаручы булса, ректор булып сайланганнан соң Кама академиясе Яр Чаллыга, аннан Казанга күчте. Аның җитәкчелегендә 2011 нче елда вуз беренче студентларын кабул итте, тулаем  уку-укыту, күнекмәләр һәм фәнни эшчәнлек булдырылды.

Якубов командасы тарафыннан булдырылган вузның 2020 нче елга үсеше программасы нигезендә Идел буе академиясе проектлар ягыннан зур куәткә ия, Рәсәйнең алдынгы спорт вузларыннан исәпләнә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе академиясе Рәсәйнең физик тәрбия вузлары арасында «5х100» рейтингына керде, 15 тапкыр белем алучылар саны артты. Алар арасында Рәсәйнең 74 регионы һәм 16 чит ил студенты бар. Бүген вузда 4 факультет, 16 кафедра һәм 1000 артык хезмәткәр исәпләнә, алардан 220е 11 регионнан килгән укытучы.