AAA

WorldSkills-2019: кире исәп

25.01.2019 в 16:14
WorldSkills-2019: кире исәп

Казанда Бауман урамында WorldSkills-2019 һөнәрләр буенча 45-нче дөнья чемпионатын ачу буенча сәгать механизмын җибәрделәр. Әлеге чарада Россия хөкүмәте председатель урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли катнашты. Идел буе академиясе студентлары да чарада иде.

«Россия хөкүмәте һәм безнең ил эшче һөнәрләргә зур игътибар бирә. Әлеге чемпионатны уздыру – үзеңне күрсәтү, һөнәр сайлау. Чемпионат яшьләрнең тормышында юл күрсәтүче йолдыз булыр», - дип раслады Татьяна Голикованы ТРның президент аппараты пресс-хезмәте.

Республика башлыгы үз чиратында әлеге гаҗәеп масштаблы чараны кабул итү, Татарстанга планетаның төрле почмакларыннан  меңләп кунак килүен ассызыклады.

- Без лаеклы рәвештә кунакларны каршы алырга, үзебезнең кунакчылылыкны һәм гореф-гадәтләрне күрсәтергә тиешбез», - дип сөйли Рөстәм Минниханов.

Профессиональ осталык буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатында Казанда 60 илдән якынча 1,6мең конкурсант 56 компетенция буенча көч сынашачак.

Шуңа да Саймон Бартли үзенең мөрәҗәгатендә Бауман урамында җыелган халыкка эндәште, WorldSkills сәләт һәм күнекмәләр аша яшьләрнең тормышларын үзгәртергә сәләтле.

Әйтергә кирәк, тантанада танылган  шеф-повар һәм теле- һәм радио алып баручысы Константин Ивлев катнаша, ул чемпионатта илче ролендә.