AAA

Татарстан Республикасының «Ел студенты» премиясе: «академия» укучылары бирешми!

01.02.2019 в 16:50
Татарстан Республикасының «Ел студенты» премиясе: «академия» укучылары бирешми!

XIV республика премия «Татарстан Республикасы ел студенты 2018» җиңүчеләре һәм лауреатларын КРК «Пирамида» сәхнәсендә дүрт номинациядә билгеләделәр.

Премия лауреатлары Диана Лемешева («Ел волонтеры»),  Илья Смирнов («Елның җәмгыять эшчәнлеген алып баручы»), Джамагөл Ачылова («Елның чит ил студенты», махсус приз) һәм Ирина Яшина (Елның Гран-при иясе).

Бүләкләү тантанасы алдыннан Идел буе академиясе аспиранты Диләрә Баширова узган елны «Ел студенты» Гран-прига ия булып үзенең  мөмкинлеге чит илдә белем алу турында сөйләде.

- Мин магистратура спорт менеджменты специализациясе буенча,  Marshall University (Маршал Университеты) сайладым. Ә укудан соң Татарстанга кайтып алган белемнәрне кулланачакмын.

Диләрә «Пирамида» залынан академия студентлары өчен борчылып утыруын җиткезде:

- Мин яхшы шанслар Илья белән Джамагөлдә булыр дип уйладым. Иринага килгәндә, ике ел рәттән  Гран-прины безнең вузга бирерләрме дигән шик бар иде. Диана Лемешева белән бик үк танышлар түгел. Тантана миңа бик ошады, ә номинантлар өчен бу мәңге истә калырлык мизгел булды.

Диана Лемешева Диләрәнең сүзләрен ассызыклады: 

- Мин бик борчылдым! Ун кешелек исемлеккә керермен дип уйламадым да. Вуз эчендә узган конкурсның тәҗрибәсе миндә бар иде. Республика конкурсында жюри алдында да үземне тыныч тоттым, планшет белән дә кулланмадым…  Минем чыгышым күбесенчә импровизация булды. Минем өчен сәхнәгә чыгу – үзе бер җиңү. Бу чыгыш исә минем өчен үсеш өчен өстәмә стимул, киләчәктә дә конкурсларда катнашачакмын. Уземне социаль өлкәдә сынап карыйсым килә.

Илья Смирнов үзенең нәтиҗә чыгышында сүзне кыска тотты:

- Тантана бик яхшы узды! Мин куйган максатларыма ирештем. Сәхнәдә лаеклы конкурентлар белән басып торам. Җиңүчегә төп призны тапшырдылар.

Магистрант Джамагөл Ачылова үзенең 9-яшьлек тәҗрибәсе белән студентларның әлеге конкурсына  претендент булып тора. Ул үз вакытында КНИТУ (КХТИ)да чит ил студентлары оешмасын җитәкләгән. Идел буе академисендә «Ел студенты» финал конкурста «Чит ил студенты» номинациясендә модератор булды. Жюри Джумагөлгә махсус приз тапшырды. Киләчәктә ул һөнәри карьерага басым ясаячак.

Ә менә Ирина Яшина конкурс биеклеген янә яуламакчы.

- Төп этап ыгышыннан соң җиңүгә кемнең шанслары күбрәк икәнен инде сиздем (ялгышмадым да). Бу исә Гран-при иясе медицина университеты укучысы Андрей Анисимов. Мин үземне финалга эләгермен дип уйламадым да. Киләсе елны тагы да миңа тырышырга кирәклекне максат итеп куйдым. Минең көчле яклар – бу фән һәм спорт. Янә бүләкләү тантанасында номинантлар исемлегендә булырга!.