AAA

45-нче старт алды!

09.09.2019 в 18:22
45-нче старт алды!

Бүген Идел буе спорт академиясендә яңа уку елына рәсми рәвештә старт бирелде. Көн беренче курс студентларының академия, факультет һәм кафедралар белән танышу, «Академия» концертлар залында тантана, флаглар аллеясы баскычында төркем фотосессиясе һәм квест-танышу белән дәвам итте. Рәсми өлеш башланыр алдыннан алып баручы Максим Праздников укучыларга гимн җырлатырга һәм төрле мавыктыргыч сорауларга җавап бирдерергә өлгерде.

Әлеге көнне өлкән курс студентлары тьюторлар беренче курс студентлары белән йөрде, мәгълүмат һәм тәҗрибә белән алмашынды.

Үзенең сәламләү сүзендә уку-укыту эшләре буенча проректор Алмаз Галимов академиягә спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән студентлар керүенә басым ясады.

- Идел буе академиясе ректоры Йосып Диганшеевич Якубов һәм укытучылар коллективы исеменнән сезне сәламләргә рөхсәт итегез!  - дип башлады сүзен Алмаз Мирзанурович. – Без юбилей, 45-нче уку елын башлыйбыз! Безгә меңнән артык беренче курс студенты укырга килде. Алар арасында 15 чит ил дәүләте һәм Рәсәйнең 56 регионыннан укучылар килде. Шулай ук халыкара класс 12 спорт мастеры, 86 Рәсәй спорт мастеры һәм 11 физик тәрбия буенча Бөтенрәсәй олимпиада җиңүчеләре! 16 яңа укытучы илнең төрле шәһәреннән академиягә килде. Без читтән торып уку факультеты һәм педагогика белән психология кафедрасы булдырдык. Академиядәге конкурент мөхит һәрбер кешегә уку процессына тугры мөнәсәбәт, фәнни эшләрдә югары стандартлар булдырырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди һәм өйрәтә. Без җиңәргә өйрәнәбез! Яңа уку елы белән!

Проректор «Эффектив куратор-2019» конкурсында җиңү яулаган кураторларны котлады. Спорт менеджменты, рекреация һәм спорт-сәламәтләндерү туризмы кафедрасы доценты Тимур Закиров,  чит телләр һәм тел гыйлеме кафедрасы доценты Гөлнара Галавова һәм футбол белән хоккей теория һәм методика кафедрасы укытучысы Рафаэль Ильясов футболка һәм уку төркемнәре өчен экскурсия сертификатлары белән бүләкләнде.

Кичәнең рәсми өлешен вузның 20 студентлар оешмасын тәкъдим итүче презентация дәвам итте. Академиянең студентлар советы председателе Александр Локалов, факультетларның студсовет җитәкчеләре, студент оешмаларының секторлары һәм юнәлеш җитәкчеләре, студентлар беренче курсларга вузның бар як мөмкинчелекләре турында сөйләде. Чара тьюторлар тарафыннан беренче курс студентлары өчен оештырылган флеш-моб белән төгәлләнде.