AAA

Фәнни конгресста спорт медицинасы

02.10.2019 в 16:48
Фәнни конгресста спорт медицинасы

 4 һәм 5 нче октябрьдә Идел буе академиясендә фәнни конгресс «Спорт, физик тәрбия һәм милләтне сәламәтләндерүдә интегратив медицина» уза. Әлеге чара традицион һәм комплементар медицина фәнни ассоциация, Казан дәүләт медицина академиясе белән бердәмлектә уздырыла.

Интегратив медицина көнчыгыш һәм көнбатыш медицина белән эффектив методлар кулланып диагностика уздырудан гыйбарәт. Шуңа да Идел буе академиясе бердәм фәнни форум уздыра. Гадәти булмаган форматта авторитет белгечләр катнаша.

Тәҗрибә белән алмашыну нәтиҗәле булырга тиеш. Спорт медицинасы, табиб, тренерлар һәм спортсменарның эшчәнлеге турында пленар утырышта  спорт медицинасы һәм медицина реабилитациясе И.М. Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты кафедра җитәкчесе Евгений Ачкасов чыгыш ясый. Казан дәүләт медицина академиясе  реабилитология һәм спорт медицинасы кафедра җитәкчесе Резеда Бодрова спорт реабилитациясе өлкәсендә үз тәҗрибәсе белән уртаклашса, аның коллегасы кафедра профессоры Гөлнара Сафиуллина сәламәтләндерү программаларында традицион медицина методларын куллану турында фикер алышачак. Гомеопатия темасына сүз Мәскәү Милли белем бирү традицион һәм комплементар медицина  үзәге ректоры Мария Томкевичка биреләчәк. Оештыру вуз академия вәкиле спорт резервы технологияләре уку-фәнни үзәк директоры профессор Радик Якупов медицина-биология өлкәсендә коллективның эш нәтиҗәләре турында сөйләячәк:

- Идел буе академиясе юкка гына фәнни көчләрнең мәйданы түгелдер. Без фәнни мәктәп булдыру өстендә эшлибез, анда бар технологияләр - спорт, медицина, педагогика, әйтергә кирәк спорт – дисциплиналарны бәйләүче тармак. Конгресста өч юнәлеш буенча белгечләр җыела: спорт медицинасы, гомеопатия һәм традицион медицина (рефлексотерапия, энә белән дәвалау, мануаль терапия һ.б.). Фәнни методларны куллану өчен матди-техник база кирәк. Академиядә әлеге форматта фәнни конгресс уздыру тәҗрибә туплау, берләшү өчен беренче адым булып тора.