AAA

Сергей Лукин: Мин үзебезнең яхшы команда булуына ышандым

04.10.2019 в 18:04
Сергей Лукин: Мин үзебезнең яхшы команда булуына ышандым

Хоккей буенча Барнаулда узган Student Hockey Challenge-2019 халыкара  студентлар турнирында Идел буе академиясе дә көч сынашты. «Академия» командасы яңа составта яңа тренер белән ярымфиналга үтә алмаса да, лаеклы уен күрсәтте.

Академия җыелма командасының көндәшләре студентлар арасында узган Европа чемпионнары, Прагадан Карлов университеты (UK PRAHA), җыелма Америка хоккей лигасы университеты (ACHA) һәм Student Hockey Challenge-2018 җиңүчеләре, Алтай өлкәсе вузлары («Динамо-Алтай-студент»). Старт матчта Чехия командасы белән уенда безнең команда 3:4 исәбенә оттырды. Турнир хуҗалары белән ярышта хисап (1:0) исәбендә, нәтиҗәдә 1:5кә оттырды. Америка командасы белән йомгак матчта Сергей Лукин командасы 1:3 исәбенә оттырды, тик соңыннан хисапны тигезләп, алга чыктылар (4:3). Овертаймда беркем дә җиңү шайбасын кертмәде, тик буллитлар сериясендә Америка командасына уңыш елмайды. Шимбә көнне безнең команда Тамбов  командасы «Держава» белән плей-офф матчында 5-8 урын өчен уйный.

Бүген без команда тренеры Сергей Лукиннан җыелма команданың турнирда чыгышы турында сөйләшеп алдык:

- Әйтергә кирәк, өч матчта да яхшы гына уен алып бардык. Чехлар белән уенда да безнең команда сынатмады. Тик әйтергә кирәк безнең яшь яңа гына яңа составта оешкан команда. Ә көндәшләр исә Европа чемпионатында катнашучылар. Аларның исә ярышларда яшь үзенчәлекләренә дә карамастан, икенче регламент. 30 яшьлек уенчылар да бар. Ә безнең командадагы беренче курс студентларына 17 яшь. Эш монда физика, тәҗрибә һәм психологиядә генә түгел. Безнең команда уенчыларының күпчелеге әлеге төр турнирда тәүге адымнарын ясый. Психологик яктан команда авырлык кичерде. Сүз җыелма лига турында бара! Уен бик киеренке барса да безнең команда җиңүгә омтылды, сынатмаска тырышты. Уен өчен оят түгел. Безнең команданың яхшы, амбициоз, көчле рухлы уенчылардан торганлыгына ышандым. Таблодагы саннар киресен күрсәтсә дә, хоккейны аңлаучылар безнең бар да алда икәнлеген аңлар.