AAA

Җыелма академия командасы Барнаулда Student Hockey Challenge-2019 турнирында

30.09.2019 в 17:04
Җыелма академия командасы Барнаулда Student Hockey Challenge-2019 турнирында

1 - 6 нчы октябрьдә Барнаулда халыкара студентлар хоккей турниры Student Hockey Challenge-2019 уза, анда җыелма Идел буе спорт академиясе катнаша.

Барнаулда «академия»нең көндәшләре Прага Карлов университеты (UK PRAHA), Словакиядән Матея Бела университеты (UMB), Түбән Новгород дәүләт университеты (ННДУ), Тамбов дәүләт университеты («Держава»), Көняк-Урал дәүләт университеты («Политехник»), җыелма Алтай өлкәсе вузы («Динамо-Алтай-студент») һәм җыелма Америка хоккей лигасы (ACHA).

«Динамо-Алтай-студент» 2018 нче елның октябрендә Красноярскта узган Student Hockey Challenge турниры җиңүүчеләре булды. Барнаулда турнирлар ике боз мәйданында: «Карандин-Арена» һәм «Титов-Арена»да үтә.

Идел буе җыелма академия составына магистратураның чыгарылыш укучысы Сергей Лукин күнекмәләр бирә.  Барнаулга 22 уенчы китте: Дмитрий Макаров, Амаль Галимзянов, Ранил Мухаметзянов, Павел Савинов, Гамир Галимов, Максим Чегринцев, Илдар Маннапов, Матвей Уткин, Данил Шаматов, Айдар Низамиев, Михаил Юдин, Тимур Губашев Валентин Кириллов, Гадел Фаттахов, Даниил Попов, Александр Бадяев, Герман Матвеев, Ильгиз Хисамов, Ислам Сабирзянов, Марат Маматов, Салих Шайхелисламов, Руслан Перминов.

Академия командасы составында үзгәрешләр җәй көне булды. Команда составы да үзгәреш кичерде. Student Hockey Challenge-2019 турнирына өлкән курс студентлары белән бергә Гамир Галимов,  Матвей Уткин, Данил Шаматов, Александр Бадяев  һәм Салих Шайхелисламов китте.

Барнаулга китәп алдыннан җыелма академия командасы бердәм «МНКТ» командасы белән бергә дустанә матч оештырды. Уен хасабы 4:1.

Student Hockey Challenge-2019 матчларның трансляциясе СХЛ рәсми каналда: youtube.com/shlru.

Идел буе академиясе җыелма командасының уеннарның көн тәртибе:

1 нче октябрь, 10:30 UK PRAHA – Идел буе спорт академиясе

2 нче октябрь, 14:30 «Динамо-Алтай-студент» - Идел буе спорт академиясе

3 нче октябрь, 10:30 ACHA – ПГАФКСиТ

5 нче октябрь, 10:30 Ярымфинал 1; 14:30 Ярымфинал 2

6 нчы октябрь, 10:30 3-4 нче урын өчен матч; 14:30 Финал