AAA

Академия көрәшчеләренең Бөтендөнья уеннарында 8 медале бар

10.09.2019 в 12:49
Академия көрәшчеләренең  Бөтендөнья уеннарында 8 медале бар

Екатеринбургта 7 нче сентябрьдә студентлар арасында бил көрәше буенча Бөтендөнья уеннары барды. Турнирда барлыгы 17 илдән 150 көрәшче катнашты. Шул исәптән Россия, Азия, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европадан. Идел буе спорт академиясе командасы 4 алтын, 3 көмеш, бер бронза медаль яулады. Үзләренең үлчәү категорияләре буенча җиңүне Регина Нурутдинова, Диләрә Латыпова, Динар Каримуллин һәм Тимур Латипов яулады. Финалга узып, көмеш призерлар Ләйсән Тихонова, Руслан Зиятдинов һәм Самвел Мхитарян. «Бронза»ны Мухаммадгуфрону Тошзоде яулады.