AAA

«Академия» «Көнчыгыш vs Көнбатыш» турнирында катнаша

03.06.2019 в 18:09
 «Академия» «Көнчыгыш vs Көнбатыш» турнирында катнаша

Казанда Бөтенрәсәй фестивале «Безнең сайлап алу – спорт!» тәмамланды. Әлеге чараның катнашучылары илнең 55 регионыннан 2 200 студент.  

Әйтергә кирәк, фестивал кысаларында Казанда Россиянең студентлар клубы Ассоциациясенең өч проекты гамәлгә керде: АССК чемпионаты, «АССК.pro» спорт хәрәкәте активистлары өчен белем бирү программасы һәм «Восток vs Запад» клуб турниры ярышлары.

АССК чемпионаты финалында 212 вуз һәм 53 ссуздан 1600 студент чыгыш ясый. Ярышлар программасына 5 төр дисциплина керде (футбол 6х6, баскетбол 3х3, волейбол, өстәл теннисы һәм шахмат) һәм ике промо-турнир (ишкәк ишү-индор белән рус лаптасы). Идел буе академиясе АССК чемпионаты финалында 5 команда белән: волейбол һәм баскетбол буенча  ир-атлар һәм хатын-кызлар командасы, шулай ук ишкәк ишү-индор. Ир-атлар волейбол командасы җиңү яуласа, хатын-кызлар командасы икенче урын алды.

Күрсәткеч ярышларда 5 команда чыгыш ясады. Ир-атлар икенче, хатын-кызлар өченче булды.

Дебют сезонда «Көнчыгыш vs Көнбатыш»та «Академия» командасы финалга чыкты. «Көнчыгыш vs Көнбатыш» командада катнашучылар АССК турнирларныдда катнашучылардан җыела. Клуб турниры программасына бадминтон, волейбол, канаттарту, кроссфит и «рус силомеры» керә.

Европа конференциясенең «Көнбатыш» турнирында «Академия» командасы 16 клуб арасында өченче урын отып, Мәскәү турнирына юллама алды! «Академия» бадминтонда беренче, канат тарту буенча бишенче, кроссфит буенча алтынчы, волейбол буенча сигезенче урын яулады. «Көнбатыш» турниры финалында «Академия» белән чуваш студентлар спорт клубы «Патриот» (ЧДПУ) һәм Белгород дәүләт университетының «Пегас» командасы чыгыш ясый.