AAA

Академия спортсменнарының суга сикерү буенча Россия чемпионатында 6 медале

03.06.2019 в 15:42
Академия спортсменнарының суга сикерү буенча Россия чемпионатында 6 медале

Идел буе академиясенең студенты Никита Шлейхер суга сикерү буенча Россия чемпионатында җиңүгә иреште. Никита исәбендә ике алтын һәм өч көмеш җиңү.

Әйтергә кирәк, чемпионатның беренче көнендә Шлейхер ике алтын алды:  бу җиңүләр өч метрлы трамплиннан сикерү һәм Team Event команда ярышларында Юлия Тимошинина белән чыгышта.

Икенче көндә Шлейхер 10 метр биеклектән сикерү буенча алтын һәм өч көмеш җиңү алып килде. Ике синхрон сикерү буенча: Александр Белевцев һәм Юлия Тимошинина белән  тандемда.

Россия чемпионаты нәтиҗәләоре буенча Россидә җыелма команда оешты, алар Кореядагы Кванджуда чыгыш ясаячак. Никита Шлейхер Көняк Кореяда ике төр программа: 3-метр трамплин һәм Team Eventта Юлия Тимошинина белән чыгыш ясый.

10 метр биеклектән сикерү буенча, Светлана Моисееваның «РИА-Новости»да биргән әңгәмәсеннән чыгып катнашучылар соңрак билгеле   булачак. Шлейхер/Тимошинина парының конкурентлары Виктор Минибаев/Екатерина Беляева бар.

Моисеева фикерләвенчә, Никита Кванджуда Олимпия уеннары-2020дә лицензия өчен өч метр трамплиннан индивидуаль сикерүдә лаеклы чыгыш ясаячак:

- Шлейхер трамплиннан сикерү буенча югары күрсәткечләргә ия, - дип сөйли «РИА-Новости»га спортсменның тренеры. – Аның программасыы катлаулы. Захаров операциядән соң, ә Кузнецов температура белән калды. Шлейхер яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул универсал спортсмен. Никитага килгәндә ул әле беренче тапкыр трамплинда, аңа авырга туры киләчәк. Дөнья Кубогы ярышында да уңышлы килеп чыкмады, тик Казанда барсы да яхшы булыр дигән теләктә.