AAA

Казан синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе FINA этабы ярышларын кабул итә

12.04.2019 в 11:30
Казан синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе FINA этабы ярышларын кабул итә

19 - 21 нче апрельдә Идел буе академиясенең Су спорты сараенда синхрон йөзү буенча Рәсәй чемпионаты һәм Дөнья сериясе FINA этабы ярышлары узачак.

Россия Чемпионаты Казанда дүртенче тапкыр уза, ә менә Дөнья сериясе ТР башкаласында беренче тапкыр. Элегрәк ярышлар Парижда һәм Греция Александруполиста уздырылган. Казаннан соң серия Токиога күчәчәк, ә майда иң яхшы дөня синхронистлары Пекинда, Америка Гринсборо һәм Квебекеда чыгыш ясый. Йомгак өлеше Барселонда уза. Иң яхшы җыелма командалар этаплар суммасы буенча һәр дисциплина буенча Суперфиналда чыгыш ясый.

Ярышларның өч көнлек программасына (техник һәм ирекле программалар), соло (техник һәм ирекле программалар), дуэтлар, катнаш дуэтлар (техник һәм ирекле программалар), катнаш программа һәм акробатик төркем керә.

Һичшиксез, турнирның иң әһәмиятле чарасы биш тапкыр Олимпия чемпиионы, аспирантка Светлана Ромашинаның килүе. FINA сериясенең дөня этабы аның өчен бала туганннан соң беренче була. Ромашина Казанда техник һәм ирекле программаларда чемпионка Светлана Колесниченко белән чыгыш ясый.

Татарстан чемпионатында беренче курс студентлары Олеся Архипова белән Регина Изгарова, шулай ук 4 нче курс студентлары  Татьяна Митрофанова белән Екатерина Ермакова. Җыелма академия командасының икенче составында 6 кеше. Болар Диана Кичаева, Екатерина Ефремова, Зөхрә Мавляветдинова, Вероника Лукьянова, Регина Устюжанина һәм Аленат Година. Анастасия Кислякова чемпионатта Удмуртия Республикасы составында чыгыш ясый.

Моннан тыш, су спорты төрләре кафедрасы доценты Елена Золотова сөйләвенчә, ярышлар вакытында инглиз телендә тренерлар һәм хөкемдарлар  семинары узачак. Әлеге семинарда студентлар да катнаша.

Фото: dspkazan.com