AAA

Академия йөзүчеләре Россия чемпионатында көмеш җиңү яуладылар

11.04.2019 в 18:19
Академия йөзүчеләре Россия  чемпионатында көмеш җиңү яуладылар

Идел буе академиясе магистранты Александр Красных һәм вуз студентлары Григорий Тарасевич белән Эрнест Максумов ТР җыелма командасы составында Россия чемпионатында 4х200 метр ирекле стильдә көмеш медальләр яуладылар.

“Синтез” спорт клубы пресс-хезмәте хәбәр итүенчә, Александр Красных 1:47.62 секундта 200 метр араны узып, эстафетаны Григорий Тарасевичка тапшырды. Эрнест Максумов үз вакытында 1:51.11 вакытны күрсәтте. Нәтиҗәдә, финишта безнең команда нәтиҗәсе 7 минут 17.63 секунд. Җиңүчеләр – Мәскәүлеләр дистанцияне 6 секундка тизрәк узды.