AAA

Камера, ут… ГТО!

04.07.2019 в 17:06
Камера, ут… ГТО!

Идел буе академиясе федераль операторы ВФСК ГТО физик тәрбия спорт комплексы проектын пропагандалау эшен алып бара.  

Ике атна дәвамында Кинокрут компаниясе Идел буе академиясе экспертларының методик күрсәтмәләре буенча видеоролик төшерә. Студентлар һәм вуз хезмәткәрләре, алар арасында иктисад эшләре буенча проректор  Рамил Хайруллин, йөзүче Алексей Мерзляков, гимнастка Софья Муртищева, спортзал инструкторы Аля Хафизова, Венера Каримова, яшләр эшләре белән эшләү бүлеге хезмәткәре Чулпан Галиева, чит телләр һәм тел гыйлеме кафедрасы укытучысы Альбина Ибраева, шулай ук аларның гаиләдәре дә әлеге видеосюжетларда катнаша.

"Безнең гаилә проектта катнашты. Балалар беренче тапкыр үзләрен актерлар ролендә сынады, бу алар өчен яхшы тәҗрибә булды. – дип сөйли  Чулпан Галиева. – Хәзер безнең гаилә коллекциясендә видеоролик кына түгел, яңа традиция – гаилә ГТО нормативларын үтәү!

Ишкәк ишү спорты үзәге лагеренда ял итүче балалар да әлеге проектта катнашты. Алар сюжет геройлары булып төрле уеннарда катнашты. 

"Балалар яхшы ял итте, - лип сөйли спорт инструкторы Дарья Машковская. – Кызларга салочки, ә малайларга футбол ошады. Иң ачык эмоцияләр ГТО комплексы маскотлары Куян белән Бүре. Әлеге талисманнар белән булган көн балалар күңелендә сакланыр!"