AAA

Италиядә Бөтендөнья җәйге универсиада башлана. Студентларга рухи ярдәм кирәк!

02.07.2019 в 18:09
 Италиядә Бөтендөнья җәйге универсиада башлана. Студентларга рухи ярдәм кирәк!

Неапольдә XXX Бөтендөнья җәйге универсиада башланды. Ярышлар 3-14 нче июльдә бара. Татарстан данын яклаучы 18 спортсменнан 13еИдел буе академиясе студенты.

Беренче булып квалификациядә үзенең мөмкинчелекләрен суга сикерү буенча Александр Белевцев күрсәтте. Аннан соң хатын-кызлар командасы составында медал өчен Алина Новикова белән Елизавета Зайцева көрәшә. Квалификацион турнирда ир-атлар волейбол җыелма командасы «Академия-Казан»да Андрей Сумрачевский белән Алексей Кононов уйный. Ярышларда өстәл теннисы буенча академия студенты Саъди Исмаилов, ир-атлар теннис турнирында Тимур Киямов катнаша. Йөзү буенча: Эрнест Максумов, Григорий Тарасевич, Ирина Приходько, Никита Королев. Атучылар төркемендә Регина Шакирова һәм Сергей Демин.

Барлыгы уенда 170 илдән якынча 8 мең спортсмен катнаша. 222 комплект медал 18 спорт төре буенча уйнатыла. Россия делегациясе составында 275 спортсмен һәм 86 рәсми вәкил. Бөтендөнья җәйге универсиадада Италиядә Россиянең 51 регионыннан 100 вуз катнаша 

Туры эфирда уен белән https://www.universiade2019napoli.it/ танышып барырга була