AAA

Ректор Йосып Якубов узган ел ничек истә калды һәм яңа килгән ел планнары турында

09.01.2019 в 12:56
Ректор Йосып Якубов узган ел ничек истә калды һәм яңа килгән ел планнары турында

2018 нче елда без беренче тапкыр беренче курска меңнән артык студент кабул иттек һәм студентларны кабул итү буенча Казанда бишенче булдык.  Аерым уңыш — Пхенчханда узган Олимпия уеннарында чаңгычы Андрей Ларьковның көмеш һәм бронза медальләр яулавы. Ул академия тарихында Олимпия уеннары призеры булган өченче чыгарылыш укучысы.

Беренче номерлы вакыйга Татарстан һәм Рәсәй өчен дә — бу футбол буенча дөнья чемпионаты. Элегрәк тә халыкара ярышлар Казанда уздырылды, тик футбол Татарстан башкаласында планетаның төрле почмакларында яшәүчеләрне, төрле милләтләрне җыйды. Монда спортның кыйммәте. Футболның популярлыгы, аңа карата кызыксыну арта. Безнең өчен бу мөһим, чөнки физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә белгечләр хәзерлибез.

Чыгарылыштан соң яшь белгечләр үзләренең туган ягына кайтырга тиеш. Идел буе академиясендә Рәсәйнең 72 регионыннан һәм Татарстанның муниципаль районнарыннан укучылар бар. Аларның башлыклары һәм вәкилләре белән безнең укучылар һәрдаим очрашып тора, үзләренең кызыксындырган сорауларын биреп торалар. Шул исәптән хезмәт хакы турында да сораулар бирелә, ул исә үсәргә тиеш, шул вакытта әлеге өлкәдәге үзгәрешләр дә позитив булачак. Яшьләр перспективаны күрә белергә тиеш.

Без белем бирү профильләрен үстерәбез. Безнең планда икенче елда сәламәтләндерү медицинасы бүлеге ачу, әлеге бүлектә спортта уңышка ирешүчеләргә, физик тәрбия сөючеләргә хезмәт күрсәтелергә тиеш. Төрле яшьтәге һөнәри спортсменнардан тыш, сәламәтлеген кайгыртучы, актив тормыш рәвеше алып баручылар да күп. Без бүген үк спорт өлкәсендә реабилитация һәм медик-биологик эшчәнлек, савыктыру алып баручы белгечләр хәзерлибез.

Ә инде шәхси тормышка килгәндә, оныгымның биш яшьлеген билгеләп үтүемә мин бик шатмын.

 

Тулырак мәгълүмат «БИЗНЕС Online»: https://www.business-gazeta.ru/article/408750