AAA

Идел буе академиясендә Яңа ел алдыннан хоккей уйнадылар

29.12.2018 в 15:50
Идел буе академиясендә Яңа ел алдыннан хоккей уйнадылар

Җомга көнне Идел буе академиясендә хоккей матчы узды. "Зилант" спорт комплексы бозында җыелма академия командасы белән футбол һәм хоккей теория методика кафедрасы очрашты. Уен 11:11 исәбе белән тәмамланды. Уңыш матч инициаторлары җыелма футбол-хоккей кафедрасы файдасына хәл ителде.

Уен киеренке барды. Җыелма академия командасы данын уку-укыту эшләре проректоры Алмаз Галимов, теннис һәм бадминтон теории белән методика кафедрасы укытучысы Иван Ильченко, спорт уеннары теория һәм методика кафедрасы (сайланган спорт төре буенча теория һәм методика (баскетбол) укытучысы Айназ Шайхисламов һ.б. Шулай ук команда составында җыелма академия тренеры Әнвар Валиахметов та бар. Боз мәйданында лаеклы партнерлар коллега-футболистлар Айрат Гайнуллин,  Рафаэль Ильясов һ.бКафедра укытучысы, футбол буенча тренер Наил Садыков иң яхшы уенчы булды. Садыковка бүләк буларак "Рубин"ның экс-уенчысы Илзат Ахметовтан майка тапшырылды. Уен тәмамланганан соң дустанә чәй эчү булды. Футбол һәм хоккей теория һәм методика кафедрасы җитәкчесе Валерий Поканинов әлеге уенның уздырылуы узып баручы елның яхшы гадәтенә әверелер дип уйлый.