AAA

«Академик» Шлейхер белән Белёвцев – суга сикерү буенча Европа чемпионнары

09.08.2019 в 11:52
«Академик» Шлейхер белән Белёвцев – суга сикерү буенча Европа чемпионнары

Идел буе спорт академиясе студентлары Никита Шлейхер белән Александр Белевцев Европа чемпионатында Киевта узучы ярышта алтын алдылар. 6 сикерүдән соң  алар 417,30 очко җыйды, дүрттән артык балл белән Олег Сербин белән Олег Середаны (413,16) узып китте. Бронза җиңүчеләр британияле Мэтью Диксон белән Ноа Уильямс (412,56). Бүген Шлейхер шәхси турнирда 3-метр трамплиннан сикерү буенча ярыша.