AAA

Регина Шакирова – стенд ату буенча Россия Кубогының көмеш призеры

13.08.2019 в 15:45
Регина Шакирова – стенд ату буенча Россия Кубогының көмеш призеры

9 - 12 нче августта Тәтештә Россия Кубогының 7-нче этабында стенд ату буенча Идел буе академиясе студенты Регина Шакирова  квалификациядә 125тән 104 мишень һәм финалда 48 атып, көмеш медаль яулады. Беренче урынны Татарстан җыелма командадан Альбина Шакирова, өченче баскычта  Екатерина Комарова калды. Ир-атлар скитында академиядән Сергей Демин белән Владислав Бузунов бишенче һәм алтынчы урынны алды.

Барлыгы Россия Кубогының 7-нче этабында илнең 7 регионы катнашты, 4 комплект медаль траншейда һәм и 3се түгәрәк стендта уйнатылды дип хәбәр итә ТР ядрә һәм стенд ату Федерациясенең пресса-хезмәте.