AAA

Спорт менеджерлары мәктәбеннән сюрпризлар

12.08.2019 в 18:17
Спорт менеджерлары мәктәбеннән сюрпризлар

 

Ишкәк ишү үзәгендә җәйге мәктәп «Спорт иктисады@спорт менеджменты», немец Фридрих Шиллер университеты белән берлектә эш башлады.

Мәктәпнең 30 укучысы – студентлар, магистрантлар һәм вуз аспирантлары 27 Россия шәһәрләреннән килгән. Вуз ректоры Йосып Якубов география киңлеге үсүен һәм мәктәпнең үсеп килә торган популярлыгын раслады:

- Мәктәпнең узган елгы тәҗрибәсе безнең өчен файдалы булды. Идел буе академиясеннән дүрт укучы булса, калганнары Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан. Бу тыңлаучыларга башка регион тәҗрибәсе белән алмашырга булыша. Һөнәри мөхиттә булып чагыштыру һәрвакыт файдалы. Бүген спорт  - бизнес, икътисад, спорт менеджеры махсус белемле, грамоталы һәм көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Россиядә зур тизлектә спорт инфраструктурасы үсә, спорт белән балалар, өлкәннәр һәм пенсион яшендәгеләр актив шөгыльләнә. Алган белем сезнең өчен кирәкле булуына ышанам.

Ректор сүзләренә күрсәтмә иллюстрация булып ишкәк ишү үзәге буйлап  экскурсия тора. Укучыларның бер өлеше «Регата» кунакханәсендә урнашты. Проектның кураторы, акакдемиянең уку-укыту эшләре буенча проректоры Алмаз Галимов спорт мәктәбенең укучыларын объектның башка мөмкинлекләре белән дә таныштырды.

Беренче көннең уку программасында профессор, Фридрих Шиллер Университетының спорт  икътисады кафедрасы җитәкчесе, икътисад фәннәре докторы, MBA программасы авторы Франк Дауманн. Профессор үз чиратында дәресләрендә спорт базары, спорт лигалары икътисады, төрле спорт оешмалары белән һәм допинг икътисады белән идарә итү турында сөйләячәк. Укучыларны алда һөнәри ачышлар һәм оештыручылар белән спикерлардан сюрпризлар көтә.