AAA

Никита Шлейхерның Европа чемпионатында икенче «алтын» җиңүе

12.08.2019 в 13:53
 Никита Шлейхерның Европа чемпионатында икенче «алтын» җиңүе

Идел буе академиясе студенты Никита Шлейхер Европа чемпионптында суга сикерү буенча Киев шәһәрендә алтын медаль яулады. Өч метр трамплиннан синхрон сикерү буенча Рәсәй дуэты Никита Шлейхер/Евгений Кузнецов  иң яхшы нәтиҗә 435, 69 балл күрсәтте. Алар 37гә немецлардан Патрик Хаусдинг һәм Ларс Рюдигерны узып китте.  Әйтергә кирәк, иң элек Шлейхер 10 метр биеклектән сикерүдә Александр Белевцев белән җиңү яулаган иде.

Ике җиңүле чыгыштан соң «академик» шәхси беренчелектә 10 метр биеклектән сикереп, 4 нче урынны яулады.