AAA

Йосып Якубов: Президент дәрәҗәсендә академия эшчәнлегенә бәя бирү тагы да күңелле

10.08.2019 в 15:52
Йосып Якубов: Президент дәрәҗәсендә академия эшчәнлегенә бәя бирү тагы да күңелле

Бүген Физик тәрбиячеләр көнендә Казан Кремленең Губернатор сараеның Ак залында  Татарстан президенты Рөстәм Минниханов халыкара ярышларда 2019 нчы елда уңышларга ирешкән спортсменнарны тәбрикләде. Алар арасында Идел буе академиясенең студент һәм магистрантлары да бар иде..

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Минниханов спортсменнарның җиңүен аларның командаларының зур нәтиҗәсе дип билгеләде.

-  Бу ел безнең спорт өчен уңышлы булды, республика активында төрле ярышларда 300дән артык медаль яуладылар. Спортсменның һәр җиңүе республиканың горурлыгы, аның үзенең, тренеры, команданың тырышлыгы, федерация һәм спонсорларның, якын кешеләрнең – әти-әнисе, фанат һәм күршеләренең ярдәме. Сезнең һәр уңыш – республика горурлгы!.. Сезгә алга таба да әсәргә, республикада спортны үстерергә, яңа үрләр яулавыгызны һәм безне сезнең җиңүләргә сөендерүне телим!», - диде Татарстан президенты.

Очрашу азагында бәйрәм көне уңаеннан спортсмен, тренер һәм спорт өлкәсендә хезмәт куючыларны тәбрикләү булды.  

«Тырыш хезмәт өчен» медаль белән 2019 нчы елда көньяк Корея Кванджуда су спорты XVIII чемпионатында көмеш призер булган академия магистранты Александр Красных бүләкләнде.

Татарстан Республикасы президентының рәхмәт хаты белән академия студенткасы, стенд ату буенча дөня беренчелеге җиңүчесе Зилә Батыршина; XXX Бөтендөнья җәйге Универсиада 2019 призеры Саъди Исмаилов (өстәл теннисы), Ирина Приходько һәм Григорий Тарасевич (йөзү), Тимур Киямов (теннис) белән Андрей Сурмачевский (волейбол), магистрантлар Минскта узган Европа уеннары II 2019 призеры Евгения Косецкая һәм Кунгфу-традицион ушу буенча дөнья чемпионы Игорь Мороз бүләкләнде.

Тренерлар да бүләксез калмады. Татарстан президентының рәхмәт хаты белән академиянең чыгарылыш укучысы, йөзү буенча тренер Алексей Кузнецов, бадминтон буенча җыелма         Россия тренеры, теннис һәм  бадминтон теория һәм методика кафедрасы укытучысы Игорь Назаров, шулай ук Григорий Тарасевичның әтисе Аркадий Тарасевичка тапшырылды.

Татарстан президентының рәхмәт хаты республикада физик тәрбия һәм спортка керткән өлеше өчен академия ректоры Йосып Якубовка тапшырылды.

Бүләкләү тантанасыннан соң Йосып Якубов ТР президенты белән булган кыска әңгәмәнең эчтәлеген  җиткерде:

- Президент түбәндәгене әйтте, академия – республиканың спорт нигезе! Ул безнең хезмәтне бәяләде. Димәк безгә планканы да югары күтәрү файдага. Без монда коллектив, студентлар, спортсменнарның җаваплылыгын күрәбез. Аларда бу хисне тәрбияләргә тырышабыз. Безнең студентлар турнирларда катнашып, җиңү яулап, гадәттәгечә «флаг белән торалар». Ә бу исә үзенән үзе көчле тәрбияви процедура! Мондый мизгелләр эзсез югалмый. Шулай ук бүгенге төр очрашулар да. Президент дәрәҗәсендә академия эшчәнлегенә бәя бирү тагы да күңелле.