AAA

Бүләкләр үз каһарманнарын тапты

27.12.2018 в 16:50
Бүләкләр үз каһарманнарын тапты

Бүген Идел буе академиясендә бу елның соңгы Гыйлми утырышы булды. Әлеге утырышта Идел буе академиясе ректоры Йосып Якубов хезмәткәрләргә рәхмәт хаты тапшырды.

Россия Федерациясе физик тәрбия һәм спорт өлкәсенә керткән уңышлары өчен Рәсәйнең спорт министрлыгыннан Павел Колобков имзасы белән хатлар физик тәрбия теория һәм методика кафедрасы доценты Владимир Бурцев һәм оештыру эшләре бүлегенең алдынгы хезмәткәре Минзилә Галлямовага тапшырылды. Татарстан Республикасының Спорт министрлыгыннан физик тәрбия һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен мактау грамотасы белән футбол һәм хоккей теория һәм методикасы кафедрасы җитәкчесе Валерий Поканинов һәм Марат Галяутдинов (физика-математика дисциплиналары һәм информацион технологияләр кафедрасы) бүләкләнде. Социаль-иктисади һәм гуманитар фәннәр кафедрасы доценты Анжелика Гут Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән минисрыннан «Мәгариф системасына һәм киләчәк буын тәрбияләүдә күпьеллык хезмәте өчен» рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

"Узып баручы ел нәтиҗәле булды, - дип ассызыклады ректор. – Нәтиҗәләр дә күрсәткечле иде. Бар коллективка рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Алдагы ел да нәтиҗәләр китерер һәм без акаддемиянең үсеше өчен барын да эшләрбез".