AAA

Ректор Йосып Якубов: Академиянең 2018 нче елда җиде төп җиңүе

30.12.2018 в 10:32
Ректор Йосып Якубов: Академиянең 2018 нче елда җиде төп җиңүе

Хөрмәтле коллегалар, студентлар, дуслар!

2018 нче елда Идел буе спорт һәм туризм академиясе беренче тапкыр Рәсәй вузлары «5Х100» рейтингына керде һәм Рәсәйнең физик тәрбия вузлары арасында беренче булды. Без әлеге елны алдагы киләчәк 6 ел өчен белем бирү программалары белән аккредитациядән башладык. Белем бирү юнәлешләрен арттырдык, Рәсәй регионнары белән 1000нән артык беренче курс студентын укырга алдык. 2018 нче елда академия диссертацион советны ачып, беренче яклаулар уздырды, безнең фәнни журнал «Фән һәм спорт: заманча тенденцияләр» ВАК статусын алды.

Җәен Академия грандиоз спорт чарасыфутбол буенча дөнья чемпионаты уздыруга булышты. Безнең объектлар, белгечләр һәм студент-волонтерлар Россия чемпионатын ачык һәм истә калырлык итеп үткәрде. Безнең өчен мөхим нәтиҗә Андрей Ларьковның җиңүе иде. Ул академия тарихында атучы Светлана Демина һәм җиңел атлет Гөлнара Галкина-Самитовадан соң Олмпия призеры булган өченче спортсмен. Безнең студентлар, укытучылар, командаларның җиңүләрен санап бетерерлек түгел. Аларның һәрберсе белән горурланырга кирәк!

Әлеге елны без укуны дәвам иттек белем бирдек, күнекмәләр бирдек, чаралар уздырдык. Яңа технологияләр үзләштердек, партнерлык мөнәсәбәтләре булдырдык. Бүген безнең алда зур планнар һәм зур өметләр. Казан – Рәсәйнең  спорт каласы. Безнең вуз – каланың спорт йөрәге. Быел академия биналарында  1,5 млн кеше булды.

Һәрберебез гомуми уңышка үзенең өлешен кертә. Сезнең һәрберегезгә дә рәхмәт сүзе әйтәсе килә. Сезгә Яңа елда бәхет һәм уңышлар телим!