AAA

Яхшы эшләр миссиясе

21.12.2018 в 18:37
Яхшы эшләр миссиясе

Идел буе спорт һәм туризм академиясенең "Спорт экспресс" проекты Россия яшьләр грантына ия булды. Әлеге чара мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уздырылды. Чараның мәртәбәле кунагы «Рональд Макдональд йорты» хәйрия фонды җитәкчесе, Паралимпия уеннары призеры, Татарстан чаңгычысы Ирина Полякова. 60 сәламәтлегендә чикләүләре булган бала спорт уеннарында катнашты. Һәрбер катнашучы бала ярышларның партнер-компанияләре тарафыннан истәлекле бүләкләр алды. Идел буе академиясенең студент-волонтерлары "Спорт экспрессы" мобиль педагогик отряд вәкилләре традицион миссияне үтәде. Алар бию флэшмоб уздырдылар һәм  ярышларның тьюторлары булдылар. Проект җитәкчесе, адаптив физик тәрбия һәм тормыш куркынычсызлыгы кафедрасы җитәкчесе Лариса Парфенова хәбәр итүенчә, әлеге проект студентлар өчен яхшы тәҗрибә һәм күнекмәләр булды. Ә иң мөхиме алар яхшы эшләр башкару миссиясен башкардылар.