AAA

Спорт могҗизалар тудыра!

24.12.2018 в 10:11
Спорт могҗизалар тудыра!

Идел буе академиясендә Рәсәй яшьләр гранты тарафыннан сәламәтлегендә тайпылышлар булганнар өчен «Спорт экспрессы» проекты башкарыла. Әлеге проектны башкаручы адаптив физик тәрбия  һәм тормыш куркынычсызлыгы кафедрасы. Коллега һәм партнерлар белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә барды.  

Түгәрәк өстәлнең программасы методик әсбап презентациясе белән төгәлләнде. Әлеге проектны кафедра җитәкчесе Лариса Парфенова алып барды.

- Бүген кафедра ике эре грант проекты өстендә эшли. Әлеге проектлар җәмгыять тарафыннан хупланып, фәнни потенциалга ия, - дип сөйли Лариса Парфенова. – Проектның берсе «СпортЛИНия» - Президент Фонды тарафыннан хупланган, ә икенчесе - «Спорт экспресс». Әлеге проектлар ярдәмендә волонтерлык җәмгыяте "Мобиль педагогик отряд"лар барлыкка килде. Үзәкнең киләчәге зурдан. Ул республиканың мәктәп-интернатлары арасында да популяр. Татарстан Республикасында уздырылган физик тәрбия һәм спорт эшчәнлеге буенча мониторинг торышы түбәндәгене күрсәтте,  укучыларның 2,6% һәрдаим рәвештә физик тәрбия белән шөгыльләнә. Билгеле шартлар ярдәмендә әлеге күрсәткеч 2020 нче елга 10 тапкыр артачак!

Бу ике проектның төп бурычы - мобиль педагогик отрядлар булдыру, сәламәтлегендә тайпылышы булган балалар белән төрле спорт-мәдәни чаралар уздыру. Әлеге чарада катнашучылар 450 бала, алар өчен махсус ГТО нормаларын тапшыру комплексы эшләнгән».

Проектны тормышка ашырудагы үсешне кафедра доценты Лариса Касмакова да билгеләп үтте. Ул махсус программалар белән эшләүдә психологик һәм педагогик яклар да каралуын ассызыклады. Студент-волонтерларның тьюторлык эшчәнлегенең уңай эффекты «Спорт экспрессы» проекты тарафыннан билгеләнде.

- Безнең укучылар өчен әлеге программа – иң яхшы мотиватор, - дип сөйли физик кимчелекләре булган балаларга белем бирүче №76 нчы мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Олег Спиридонов. – Без Идел буе академиясе белән икенче ел инде килешүдә. Безгә студентлар да практика узу өчен килә. Яшь белгечләр балалар белән алар уртак тел таптылар.

- Спорт могҗизалар тудыруга сәләтле! – дип сөйли Мамадыш мәктәп-интернаты директоры Мансур Валеев. – Безгә авылдан бик үк яхшы булмаган гаиләдән Ринат исемле малай укырга килде. Комиссия карары белән акылга зәгыйф балалар өчен булган сыйныфка билгеләделәр. Соңыннан Ринат өстәл теннисы белән кызыксына башлады, дүртенче сыйныфта беренче ярышларына барды. Уку һәм спорт алдынгысы булыр өчен ул бик тырышты. Хәзер исә ул Рәсәй чемпионы, өйләнергә җыенып йөри. Спорт характерны чыныктырып кына калмый, җиңәргә өнди һәм өйрәтә!