AAA

«Академия» чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатының җиңүчеләре һәм призерлары исемлегендә

09.04.2019 в 15:08
«Академия» чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатының җиңүчеләре һәм призерлары исемлегендә

Архангельск өлкәсендә «Малиновка» спорт үзәгендә узган чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатында Идел буе академиясе студеентлары дүрт медаль яулады.

Сергей Ардашев 50 километр дистанциядә өченче, спринтта икенче булды, шулай ук Удмуртия җыелма команда составында 4х10 км эстафетада җиңү яулады. Ә Илья Семиков Коми Республикасы данын яклап, 50-километр ярышта икенче нәтиҗә күрсәтте (әлеге дистанциядә җиңүче Максим Вылегжанин). Егор Казаринов Татарстан командасына 4Х10 эстафетада бронза җиңү алып килде.

Казаринов белән бергә «Малиновка» трассасында Татарстан җыелма командасы составында Христина Мацокина, Светлана Зиянгирова, Ярослав Рыбочкин һәм Алмаз Таипов чыгыш ясады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җыелма Татарстан Республикасы командасы 2624 очко җыйды. Көмеш призерлар – Удмут Республикасы командасы 1831 очко белән. Җыелма Коми Республикасы хисабында (1712).  

Татарстан ике старт нәтиҗәләреннән тыш, турнир җидңүчеләре булды. 13 нче апрельдә Апатитта 50-километр ераклыкка  масс-старт белән узыш була, ә икенче көнне Мончегорскета 70 км га ярышачаклар. Әйтергә кирәк, узган сезонда көмеш призер булып Илья Семиков калды.

Фото flgr.ru