Студентлар берләшмәсе

Хәбәрләр

Студентлар активы совет председателен сайлады

8-9 сентябрьдә академиядә студентлар активын сайлау узды, бу чарада физик культура факультетының бөтен төркемнәре катнашты. Активистлар студентлар советының структурасын, җаваплылык сферасын, күп төр эшчәнлекләр буенча иҗади бүлекләрне барлады, бүлек җитәкчеләре сайланды.

- Идел буе академиясенең совет председателен сайлау бигрәк тә җанлы барды, - дип әйтеп үтте физик культура  факультеты декан урынбасары Валентина Косулина. – Җаваплы урынга ике кандидат билгеләнгән иде – Олег Аверьянов, 113 төркем студенты,  Денис Волков, 117 төркем студенты. Кандидатлар киләчәккә ашырылачак проектларын сайлау рәисенә күрсәттеләр. Бу безнең өчен көтелмәгән булды.

Ачык сайлап алу нәтиҗәләре буенча, Денис Волков (40 – 17) исәбенә җиңү яулады. Вячеслав Игошин, Никита Ушатовоештыру эшен алып барды, спортивный бүлеге – волонтерлык хәрәкәте ике җитәкчегә лаек булды – Екатерина Кувайкина белән Карина Гарифуллина социаль һәм спорт волонтерлыгы өчен җаваплы.

Студентлар тулай торагындагы җыелышта блокларның ике старостасы сайланды: тәртип буенча 2-катта  Илназ Шакиров белән Лилия Фатхутдинова, 3 катта – Михаил Борисов белән Екатерина Копотилова, 4 кат өчен – Ильфат Хасанов белән Диана Шамгуллина җаваплы. Тулай торакта студентлар советының председателе Копотилова Екатерина, спорт эшләре өчен җаваплы – Илназ Шакиров.

***

Студентлар советы нәрсә ул?

Студентлар советы – ул студентлар. Акыллы, җаваплы, оештыручы, максатчан, амбициоз, күңелле студентлар. Оештыра, идарә итә белүче студентлар. Иң-иңнәре генә сайлана.

Студентлар советы – ул ярдәм. Төрле яклы. Кирәкле ярдәм. Студентларга уку буенча сораулар чишүдә, курс, факультетлар, төркемнәр белән эшләүдә ярдәм. Укытучыларның укучылар белән уртак тел табуда. Академия имиджын барлыкка китерү.

Студентлар советы  - ул оештыру. Бәйрәм чаралары, эшлекле очрашулар, интеллектуаль уеннар, спорт  ярышлары һ.б оештыру. Студентларга ял чаралары үткәрү. Киләчәккә планнар төзү.

Студентлар советы – ул идеялар. Яңадан-яңа проектларга ачкыч, яңадан-яңа чаралар.

Студентлар советы – ул теләк. Зур нәтиҗәләргә ирешү теләге. Хезмәт итү теләге. Игътибар үзәгендә булу теләге. Белем алырга теләк. Вакыт белән алга атлау теләге.

Студентлар советы – ул вакыт. Вакыт үзгәрү өчен. Укудан тыш вакыт. Син лидер булырга өйрәнгән вакыт. Хыялларны тормышка ашыру өчен вакыт. Иң мөһиме - хыяллану.

Студентлар советы – ул команда. Команда максат, эш, идея, теләкләр белән берләшә. Командада иң мөһиме – ышаныч. Ышанычтан башка эш, фикерләр, кызыксыну юк. Бердәмлектә көч.