AAA

Торак комплекс

Читтән килгән Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлары өчен Универсиада авылының «С» кластерында тулай торак урыны каралган.

Студентларны урнаштыру өчен 8 катлы йорт, гомуми мәйданы 86 мең кв. м., 2011 елның  1 сентябрендә бина тапшырыла.

Студентларга яңа мебель, кухня, санузл (туалет, душ) белән уңай бхүлмәләр булдырылган. Бүлмәләрдә интернетка керү ирекле. 2010 нчы елда тулай торакта яшәү хакы аена 55 сум исәпләнә.

Универсиада авылы – Рәсәй өчен  тулай торакның яңа форматы, студентларга белем алу, актив ял итү өчен каралган. Тулай торак Казанның Идел буе районында урнашкан, аны Зорге, Парина, Мавлютов һәм урамнары чикли. Микрорайон №47 и 27 номерлы җәмгыят транспорты белән тәэмин ителә. Шәһәр үзәгеннән тулай торакка барып җитү  45 минутны тәшкил итә.

 Универсиада шәһәрчегеннән ерак түгел «Җиңү Проспекты» метро станциясе бар. Якында гына спорт объектлары –«Буревестник» бассейны, «Зилант» спорт комплексы, теннис академиясе, Гимнастика үзәге урнашкан.

Универсиада авылы студентлар шәһәрчеге буларак, эре проект булып санала, һәм анда урнашу 2010 елның 30 августыннан башлана. Хәзерге вакытта монда Татарстан Республикасыннан 3 мең студент исәпләнә, алар арасында Рәсәй регионнары һәм чит ил вәкилләре дә бар.

Универсиада шәһәрчегенең саклау территориясендә сәламәтлек пункты һәм аптека, почта хезмәте, авария-диспетчер, тәртип саклау хезмәткәрләре эшли.

Универсиада шәһәрчеге «Сәламәтлек территориясе» буларак билгеле, монда күп кенә таләпләр куелган. Югары уку йорты нигезендә актив социаль-тәрбия эшләре алып барыла. Студентлар шәһәрчеге өчен футбол, волейбол һәм шахмат буенча турнирлар үткәрелә.